Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Аксакаллар җәмгыяте очрашты

Бу атна башында районыбызга Татарстан Республикасы Аксакаллар җәмгыяте башлыгы Айрат Әюпов җитәкчелегендә бер төркем кунаклар килде.

Кунакларны Олы Елга авылы чигендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов һәм районыбыз тарихчысы Нурулла Гариф каршы алдылар. Республикабызның  һәр районыннан җыйналган 50 гә якын кунакны Нурулла Гариф төбәгебезнең тарихи әһәмиятле урыннар белән таныштырып барды. Шуңа алар иң элек районыбыз «капкасы»ндагы иң борынгы мәчет янында тукталып аның эшчәнлеге белән җентекләп таныштылар.

Белгәнебезчә, биредә республикабызда иң борынгылардан исәпләнгән 146 яшьлек агач мәчетләренең берсе  урнашкан. Аңа Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән берничә ел элек реставрация эшләре үткәрелгән иде. Ул бүген дә үз эшчәнлеген уңышлы төстә дәвам иттерә. Шулай ук бай тарихлылардан булмаса да, районыбыз үзәк мәчетендә дә кунаклар күңелендә зур кызыксыну уята торган һәм кызыксынып карарлык экспонатлар күп тупланган иде. Алар биредә бистәбезнең оста куллы кешеләре ясаган, изге Коръән сүзләре язылган мөселман сәгатьләре, киемнәр күргәзмәсе белән таныштылар. Шушы мәчеттә 16 ел хезмәт куйган  Сәүдахан хәзрәт белән дә очрашып җылы аралаштылар. Бүгенгесе көнне район «Үзәк» мәчетен җитәкләгән Хәмит хәзрәт Идрисовның тырышлыгы белән оештырылган мәчет музее да күпләрдә зур кызыксыну уятты.


Белгәнебезчә, районыбыз бай тарихка ия булган төбәк. Шуңа кайсы гына авылда тукталсаң да барысын да игътибар белән карап, бик җентекләп танышып чыгу өчен бер көн генә җитмәскә дә мөмкин. Биредә дә алар вакытны озакка сузмыйча Күгәрчен авылы уртасындагы 118 еллык мәчеттә булып, аның данлы үткәннәре белән танышып чыкканнан соң өйлә намазын укып  юлларын дәвам иттерделәр. Ә элеккеге район үзәге Котлы Бөкәш безнең гаять бай тарихлы авылларның берсе. Биредә дә карап танышу урыннары бик күп.

Шуңа кунаклар авыл зиратында булып, биредә даны бөтен татар халкына билгеле булган күренекле дин галиме Габдулла Исламов каберенә зират кылып догалар укыдылар. Аннан соң икенче бер абруйлы шәхесләребезнең берсе, халкыбыз күңеленә «Хәлфә бабай» буларак кереп калган дин белгече Идрис Зилмөхәммәт каберендә булдылар. Янәшәсендә генә аның исеме белән күп гасырлардан бирле халкыбызны сихәтләндереп агып торучы чиста саф чишмә суыннан авыз иткәннән соң, Яңавыл мәчетендә, Яңа Сала авылында Нурулла Гариф  музенда, Яңа Арыш авылында булдылар. Кунаклар районыбыздан зур канәгатьләнү хисләре белән күрше Теләче районына киттеләр.
 

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса