Балык Бистәсе районының Мәшләк авылында сөлге җыю күтәренке кәеф белән үткән
Чүк бәйрәме өчен бирнә җыю – борынгы Һәм иң матур йолаларның берсе. Ул Мәшләктә 18 июньдә узачак.
Буыннан-буынга күчеп килгән бу йола – бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.
Мәдәният хезмәткәрләре, авыл активистлары белән берлектә, Чүк бәйрәменә бирнә җыйды.
Авыл халкының милли киемнәр киеп, өстәлләр әзерләп, тәм-том белән каршы алуы бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Бирнә җыю, зур оешканлык белән, озак вакытлар олысы-кечесенең күңелендә калырлык булып үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа