Балык Бистәсе районы Балтач авылында зур эшне күмәкләшеп башкаралар
Язгы ял көннәрендә авыл җирлекләрендә файдалы гамәлләр өчен вакыт табырга тырышалар. Күп кенә авыл зиратларында өмәләр булып узды.
Шундыйларның берсе Балтач авылында башланды. Һава шартлары уңай булса ул иртәгә дә дәвам итәчәк. Чөнки биредә башкарыласы эшләр бихисап күп әле. Зур үскән агачлардан арыну, чистарту, зиратны койма белән әйләндереп алу шуларның берничәсе. Һәр эштә кемдер башлап йөрүче була. Бу очракта авыл өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе, Азат Хаҗиев оештыру вазыйфаларын үз өстенә алды. Ураза гаетендә авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов әлеге мәсьәләне күтәргәч, өмәнең көннәре билгеләнде, авыл төркемнәрендә таратылды. Әлеге чарага Алабуга, Кама Аланы, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, район үзәгеннән һәм башка авылларда яшәүчеләрнең дә оешкан төстә кайтулары аларның туган авылларына битараф булмавын раслады. Төп катнашучылар билгеле авылда яшәүчеләр. Кемнедер аерып әйтү кыен, әмма бензопила белән эшләүчеләр, балта чабучылар зур хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр.
Көндез ашны да якында гына оештыру бик отышлы булды. Өйләдән соң да эш дәвам итте.
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев