Балык Бистәсе муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре, районда автомобиль юлларына хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, район башкарма комитеты Советы Аппаратының структур бүлекчәләре башлыклары, автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Фәнис Садриев 2024 елның 6 ае нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
– Районда һәм безгә беркетелгән территориядә 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 11 кеше яраланган, 2 кеше һәлак булган. Һәлак булганнар белән җинаятьләр федераль әһәмияттәге М7 «Волга» юлында теркәлгән. Исерек шоферлар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте булган.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның барлык күрсәткечләр буенча артуы күзәтелә.
Уңайсыз юл һәм метеорологик шартларда тизлек режимын дөрес сайламау, транспорт чараларының йөрү полосаларында урнашу кагыйдәләрен бозу, алкоголь эчемлек кулланып транспорт чарасы белән идарә итү юл - транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып кала бирә.
Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларның берсе булып тора.
Җәй җитү белән юлларда мототранспорт чаралары арта, алар белән балигъ булмаган балалар идарә итә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ махсус батальон мотопатруле белән уртак рейд барышында мототранспорт белән идарә итүче 3 балигъ булмаган зат тоткарланды. Гәрчә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча мәгълүмати-пропаганда чаралары даими үткәрелеп килсә дә.
2024 елның 6 аенда 19 кешенең алкоголь эчемлек кулланып транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган (узган ел бу чорда-33).
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны булдырмау максатыннан «ГИБДД Рыбная Слобода» телеграм каналы эшли, 6 ай эчендә исерек шофер турында бер генә хәбәр дә алынмады, - диде ул.
Фәнис Садриев ата-аналарның балигъ булмаган балаларына автомототранспорт сатып алулары турында борчылып әйтте. Балигъ булмаган балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ата-аналар җаваплы, дип искәртте. Районда балаларның ата-аналар белән бергә балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиягә исәпкә кую фактлары бар инде.
Мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков агымдагы елда мәгариф учреждениеләрендә балалар юл-транспорт фаҗигаләрен профилактикалау буенча яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары эшчәнлеге белән таныштырды.
Юл хәрәкәте яшь активистлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе хезмәткәрләре ярдәме белән мәгариф оешмаларында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып баралар, пропаганда материаллары чыгаралар, юл хәрәкәте иминлеге өчен агитация алып баралар, балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча рейдларда катнашалар, яктылык кайтара торган элементлар тараталар һәм юлда күренү өчен аларның ничек дөрес кулланылышын аңлаталар.
Юл иминлеге паспортлары, мәгариф оешмаларында куркынычсыз хәрәкәт маршруты план-схемалары, шәхси схемалар эшләнгән.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа