Балык Бистәм – алтын төбәк
Быел «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Гаилә елы кысаларында үткәрелә һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүне, гаилә һәм буыннар элемтәсе институтын ныгытуны максат итеп куя ул.
Масштаблы әлеге чарадан Балык Бистәсе районы да читтә калмады. Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, районыбызның социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, район мәдәният йорты хормейстеры Фирдания Бәдретдинова, район халык театры режиссеры Илназ Шакиров һәрдаим катнашучылар белән тыгыз элемтәдә булып, үзара аралашып, ярдәмләшеп эшләделәр.
Быелгы конкурс-фестиваль 25 октябрьдә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда узды.
Чыгышлар башланганчы ук сәхнә бер минутка да буш тормады. Катнашучылар җырларын, биюләрен кабатларга ашыктылар. Халык та күрми калмыйк дигәндәй, концерт карарга вакытыннан иртәрәк җыела башлады. Аларны ишектән керүгә үк театральләштерелгән тамаша белән Венер Мөбәрәкшин җитәкчелегендәге «Рәйхан» курайчылар ансамбле һәм Марсель Җәләлов җитәкчелегендәге «Чулман моңнары» гамунчылар халык ансамбле каршылады.
Бинаның икенче катына күтәрәелүгә төрле күргәзмәләр игътибарны җәлеп итте. Рус, татар, керәшен халыкларының көнкүрешен һәм кәсепчеләр хезмәтен чагылдырган «ишегаллары» халыкны үзенә чакырып торды. «Зөләйха», «Нур», «Чулпы» фольклор ансамбльләре җыр-бию белән халыкны ял иттерде. «Бистә шәле» һөнәрче хатын-кызлары белән дә халык теләп аралашты. Килгән кешеләр шәл бәйләү серләре белән кызыксындылар. Кызларга кушылып «Капкалы» уенында да катнаштылар.
Кунаклар районыбызның «Бистә кабартмасы» брендлы милли камыр ризыкларыннан, кайнар чәйләрдән авыз иттеләр. Алсу Әльмиева, Зәмзәмия һәм Минзәлия Зәйнуллиналар кабартма пешерүнең кайбер серләрен дә ачтылар. Төрле осталык дәресләре дә оештырылды.
«Балык Бистәсеннән безнең тамырлар» дигән күргәзмәдәге фотосурәтләрдән районыбызның танылган шәхесләрен күреп була иде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа