Балык Бистәсенең Яңа Арыш урта мәктәбендә семинар булып үтте
Яңа Арыш урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Патриотик тәрбия компоненты буларак туган якны өйрәнү" темасына район семинары булып үтте.
Сыйныф җитәкчеләре ачык сыйныф сәгате, осталык дәресләре күрсәтте. Тарих һәм җәмгыять укытучылар җитәкчелегендә, югары сыйныф укучылары килгән кунакларны музей эшчәнлеге, авыл тарихы, Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән авылдашлары һәм күренекле шәхесләре турында бай мәгълүмат белән таныштырдылар. Кичә моңлы җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев