Балык Бистәсенең федераль ташламаларыннан файдаланучылар игътибарына!
1 февральдән федераль ташламалардан файдаланучыларга (льготникларга) айлык акчалата түләүләр, социаль хезмәт җыелмасы күләмнәре арттырылды.
"Бүгенге көндә Татарстан Пенсия фонды 340 мең федераль льготникка, шул исәптән инвалидларга, хәрби хәрәкәт ветераннарына, радиация тәэсиренә дучар булучыларга, Советлар Союзы,Россия Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм башка граҗданнарга бу социаль ярдәмне күрсәтә",- дип белдерде Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) составына керә торган социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы күләме дә 2,5 процентка индексацияләнә. Шунысын да искә төшерәбез: социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы алырга хокукы булган федераль льготниклар бу ярдәмне натураль формада да, акчалата да ала алалар. Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү җыелмасының бер өлешен натуралата, бер өлешен акчалата алырга да мөмкин.
2018 елның 1 февраленән социаль хезмәт күрсәтү җыелмасының күләме аена 1075 сум 19 тиенне тәшкил итә.
Шул исәптән, кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү-828 сум 14 тиен., төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт юлламаларына-128 сум 14 тиен, дәвалау урынына бару,кайту өчен шәһәрара, шәһәр яны тимер юл транспортына бушлай билетларга 118 сум 94 тиен.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото http://djankoiadm.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев