Балык Бистәсендә яшәүче бер егетнең 60 000 сум акчасын алдап алганнар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кисәтеп торуга карамастан, райондашлар арасында алдаркараклар кармагына кабучылар һаман да очрап тора икән әле. Алдаркараклар кешеләрнең игътибарсызлыгыннан яки ниндидер өлкәдә белем-тәҗрибәләре булмаудан оста файдаланалар. Гадәттә алар кармагына өлкән яшьтәге, ышанучан кешеләр каба. Ә алдаркаракларның күбесе үзләренә күрә психологлар да...
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кисәтеп торуга карамастан, райондашлар арасында алдаркараклар кармагына кабучылар һаман да очрап тора икән әле. Алдаркараклар кешеләрнең игътибарсызлыгыннан яки ниндидер өлкәдә белем-тәҗрибәләре булмаудан оста файдаланалар. Гадәттә алар кармагына өлкән яшьтәге, ышанучан кешеләр каба. Ә алдаркаракларның күбесе үзләренә күрә психологлар да бит.
Бер якташыбыз "Вконтакте" социаль челтәрендә җиңел генә акча эшләп алмакчы була. "Сергей Марин" исеме астында теркәлгән берәү белән языша-аралаша башлый. "Сергей" үзенең интернетта шактый күләмдә акча эшләве турында мактана, якташыбызга да "уенга" кушылырга тәкъдим итә. Моның өчен нибары 3 мең сум акча күчерергә кирәклеген аңлата. 3 мең кая килеп, кая китмәгән диптер инде, акчасын күчерә егетебез. Икенче көнне үк шатлыклы хәбәр килеп ирешә: "Син берничә бәхетле арасына эләктең! 3 меңең 120 меңгә әверелде! Тик аны Украинадан күчерү өчен тагын 12 мең сум акча кирәк. Һе, 120 мең кесәгә керегә торганда 12 меңне җәлләп торасыңмы инде. Тагын күчерә егетебез. Берничә көн тынлыктан соң тагын телгә килә "Марин": "Акчаң озак килде, счетыңны блокировать иттеләр, аны разблокировать итү өчен тагын акча кирәк... Шул рәвешле 60 мең сумнан артык акчасын "суыралар" егетебезнең. Кем әйтмешли, бушлай сырны капкынга гына куялар шул.
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара.
Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев