Бакчачыларга файдалы киңәшләр
Кәбестә, күршесендә сельдерей үскәндә, җир борчасыннан зарарланмый.
Бакча җиләге фасоль, сарымсак, салат, суган, редис, торма, чөгендерне үз итә.
Җиләкнең төп дошманы – лайлач әкәм-төкәмне куу өчен, рәт араларына петрушка чәчегез.
Помидорны суган тирәсенә урнаштырырга була.
Әмма яшел кыякка үстерелгән суган яхшырак, чөнки томат, тиз үсеп китеп, күршесен томалый башлый.
Баклажан фасоль янында яхшы үсә, ул күршесен колорадо коңгызыннан да саклаячак.
Бәрәңге шпинат, кәбестә, редис янында яхшы үсә.
Бәрхет чәчәк, настурция – бәрәңгене колорадо коңгызыннан, сарымсак фитофтороздан саклар.
Суган кишер белән дус.
Алар бер-берсен корткычлардан яхшы саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia