Бабайлар рухы җуелмас
Халкыбыз бер дә тикмәгә генә исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дими.
Күптән түгел бер төркем аксакал язучыларыбыз иске татар зиратына изге гамәл кылырга чакыргач, каршы килә алмадым, юлга кузгалдым. Максатыбыз бабаларыбызның мәңгелек йортын барлап, чистартып чыгу иде. Әлеге мәңгелек йорт - каберлекләр шәһәрчегендә бөек татар халкының күп гасырлык тарихы саклана. Биредә Татар Иленең бөек мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни, шагыйрь Габдулла Тукай, язучылар Шәриф Камал, Фатих Әмирхан, Кави Нәҗми, мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшев каберләре урын алган. ЯТаш билгеләрдә гарәп, латин, кириллица хәрефләре белән язылган тарихи сәхифәләр халкыбыз күңелендә мәңге җуелмас. Биредә татар мәдәниятының көрәш тарихы ярылып ята. Зиратта, гадәттәгечә, җан сыкраткыч тынлык хөкем итә. Әйе, биредә кеше аз йөрсә дә, җир куенында яткан бабаларыбызның моңарчы әле берәүгә дә әйтелмәгән яшерен серләре ишетелгәндәй тоела. Шул вакыт тормышның гаҗәеп кыска һәм пәрәвез җебе сыман нечкә булуын аңлыйсың. Яхшылыклар, игелекле гамәлләр кылырга өлгерә алмавыңа борчыласың. Биредә йөргәндә без әнә шушы гаҗәеп кыска гомерне нәрсәгә сарыф итәбез соң, дигән уй да күңелгә тынгы бирми. Монда үткәннәрнең кадерен белгән гамьле затларның татар халкы арасында күп икәненә инандым. Мәшһүр язучыларыбызның да төрле авыр елларда бар гомерләрен диярлек халкыбызның данлы киләчәген кайгыртып йөрүләрен, бүгенге әдәбият-сәнгать кешеләренең онытмаулары да сөендерде мине. Арада Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәни үзәген оештыручы һәм аның җитәкчесе, ике дистә ел дәвамында Татарстан телевидениесендә хезмәт куйган якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Абдуллинаны да күрүем аеруча куанычлы булды. Аның һәр елның язында бирегә студентлар белән килеп татар әдипләре, зыялылары һәм милләтпәрвәрләребез каберен барлап, тәртиптә тотуы саваплы һәм изге гамәл булып тора. Алай гына да түгел, аның бу күркәм эшләре үсеп килүче яшь буын күңелендә тирән эз калдыра алуы белән дә әле мактауга лаек.
Үзем өчен көтелмәгән хәл булып тоелган бу истәлекле сәфәрдә мин байтак кына гыйбрәтле нәрсәләр белдем һәм аннан мәңге онытылмас хәтер ташкыны хисләре белән кайттым.
Рамазан Кәбиров.
Югары Тегермәнлек авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев