Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Азат Кадыйров: «Балалар тәүлегенә 4-9 сәгать интернетта утыра»

Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әйтүенчә, тикшерүләр күрсәткәнчә, балалар, үсмерләр һәм яшьләр тәүлегенә 4-9 сәгать интернетта утыра

Бу хакта ул җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында әйтте. “Бүгенге шартларда виртуаль дөнья балаларның киләчәге өчен куркыныч тудыра. Тикшерүләр күрсәткәнчә, балалар, үсмерләр һәм яшьләр тәүлегенә 4-9 сәгать интернетта утыра. Атналык күрсәткечләрне алсак, әлеге сан 24 сәгатьтән дә артып китә. Атнаның бер көнен тулысынча интернетка багышлый дигән сүз бу”, – диде министр.

Азат Кадыйров сүзләренә караганда, балалар арасында ясалма фәһемнең таралуы кешеләргә (әти-әниләргә, укытучыга) түгел, ә цифрлы дөняга ышаныч барлыкка китерә. “Шул ук вакытта ясалма фәһем – ул фәкать куркыныч кына дигән сүз түгел, төрле буын әлеге технологиядән үзенчә: мәктәп укучылары – белем алуда ярдәмче буларак, 20 яшьтән узганнар – контент белән эшләгәндә файдалана, 30-35 яшьтән өлкәнрәкләр ясалма фәһем ярдәмендә видео, программалаштыру кебек тагын да катлаулырак бурычлар хәл итә. Безнең бурыч – әлеге тенденцияне күңел ачудан һөнәри үсешкә юнәлтү”, – диде министр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса