Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина өйләнешәләр!

Бүген кич, әле берничә сәгать кенә элек Вагапов фест йолдызларының Казанда узган өстәмә концертында Азат Гөлсирингә тәкъдим ясады. 

– Гульсик, кил әле монда... Син беләсең мин сине ничек яратам... Шул ук вакытта син беләсең – минем матур сүзләргә сәләтем юк. Әмма минем әйтергә теләгән сүзләр, уйлар, хисләр без бүген икәү җырлаган «Аккошлы күл» җырында булды, – дип Азат сәхнәдә Гөлсирин алдында тезләнде, кулын сорады. 

– Риза! – дип җавап бирде аңа Гөлсирин.

 

Вагаповфестның инстаграмдагы битенә бу минутларда аларга котлаулар ява:

– Күптән көттек без бу мизгелне! Котлыйбыз!

– Мин дә концертта бар идем. Мин бик шат! Котлыйм!

– Искиткеч шатлыклы хәбәр! Ниһаять,татар сәнгате өчен иң якты, моңлы гаилә барлыкка киләчәк! Үзем өчен кебек шатмын. Чын күңелемнән. Ура!!!

– Күңел тулды. Бәхетле булыгыз!

– Бәхетле булыгыз матурлар!

– Афәрин! Бәхетле булыгыз!

– Ооооо! Котлыйм!

– Урааа! Ниһаять!

 

 фото һәм чыганак http://www.syuyumbike.ru/brendlar/?id=8599

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса