Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылым чишмәләре...

Бүгенгесе көнне авыл җирләрендә булган су чыганакларыннан һәркем бик теләп файдалана.

Дөресен генә әйткәндә, әле кайбер урыннарда аның турында күпләр хыялланып яшиләр. Күптән түгел Иске Арыш авылында булганда биредә яшәүчеләрдән үзләрендә генә дистәдән артык чишмә булуы хакында ишеткәч, кызыксынуым тагын да артты. Гадәттә, мондый табигать байлыгы күп булган урыннарда аңа кадер-хөрмәт җитми, яисә ул аз була диләр бит. Биредә исә авыл кешеләренең активлыгы, бердәмлеге чын мәгънәсендә сокланырлык. Чөнки күмәк көч белән чишмәләрнең сигезен инде алар бер дигән итеп төзекләндерүгә ирешкәннәр. Авыл кешеләренә һәм кунакларга барыннан да бигрәк «изгеләр чишмәсе» якын һәм кадерле.

Элек аны авыл осталары агач бура өеп яңарткан булганнар. Соңрак ул яраксыз хәлгә килгәч, аны тимер-бетон боҗралар ярдәмендә төзекләндергәннәр. Бүген монда өч улактан челтерәп чиста су агып тора. Авыл кешеләренең әйтүенә караганда, суы  тәмле һәм һич кенә дә бозылмыйча еллар буена яхшы саклана икән.

Икенчесен, биредә үзвакытында ерак Әфган җирендә батырларча һәлак булган авылдаш егетләре Рамил Ибәтов хөрмәтенә “Рамил” чишмәсе дип атаганнар. Аның да бай тарихы бар. Әмма без һәммәсенә дә тирәнтен тукталып тормыйча, бу чишмәне төзекләндерүдә авылның изге күңелле егетләре - Фәннур белән Газинур Сафиуллиннарның күп хезмәт куюларын гына телгә аласыбыз килә. Бердәм көч белән үзвакытында карап, төзекләндереп торсаң уңай нәтиҗәсе дә куандыра шул. Чишмәләрнең күп булуы һәркемгә зур сөенеч өсти. Аннары халыкка да арадан иң яхшысы дигәнен сайлау күпкә отышлы.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса