Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылдашлары Фәнил Шәмсевәлиев исемен мактап телгә алалар

Авыл кешесе гомер-гомергә әби-бабайлар үрнәгендә абзар тутырып терлек асрап көн күрә.

 Районыбызда да андый булдыклы, тәвәккәл егетләр күп. Алар үз хезмәтләре белән яшиләр, гаиләсен сыйлы итәләр, тормышларын көйле алып баралар. Районның иң эре торак пунктларының берсе булган Котлы Бөкәштә дә байтак икән андый уңган-булган егетләребез. Биредә Фәнил Шәмсевәлиев исемен мактап телгә алдылар. Без ике дә уйламый Фәнил белән очрашып, танышып кайтырга дип аның янына юл тоттык. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, бакча артында тау хәтле итеп өелгән печәннәрен күреп йорт капкасын ачып эчкә үткән идек, ялгышмаганбыз.  Капка ачылган тавышны ишетеп булса кирәк сарайдан хуҗа үзе килеп чыкты. Урта яшьләрдәге бу егет, кайберәүләр кебек авылда тотрыклы эш урыннары юк, дип гаиләсен ташлап читкә чыгып китмәгән, әти-әниләре үрнәгендә авылда үз шөгылен табып эшкә керешкән. Көтелмәгән тормыш кыенлыклары алдында да югалып калмаган, абзарында күп итеп терлекләр асрауга алынган. Бу хезмәтнең дә үз кыенлыклары, көтелмәгән проблемалары күп шул. Маллар өчен кыш чыгарга җитәрлек мул азык запасы туплау да хәзер күп хезмәт һәм зур чыгымнар сорый. Аннары, тупас азык белән бергә ашлык, фуражсыз да булмый. Шуңа кулы эш белгән егет үзенең шәхси тракторы белән авыл җирендә яшәүчеләрнең пай җирләрен арендага алып анда икмәк игә, терлек азыгы хәстәрләп көн күрә. Ә инде арендага биргән җир хуҗаларына үзендә булган нигъмәтләр белән яисә акчалата исәп-хисап ясый. Алдагы еллардагы кебек быел да үз кул астында булган 24 гектар җирдән киң файдаланган. Шәхси ярдәмче хуҗалыгындагы мөгезле эре терлекләргә ел әйләнәсенә җитәрлек күрәмдә арпа, бодай һәм күпьеллык үлән үстереп мул уңыш алуга ирешкән. Кызу урып-җыю эшләрен чит кеше ярдәменнән башка ул күбрәк улы Әлфис ярдәмендә башкарырга гадәтләнгән. Чөнки улы югары белемле авыл хуҗалыгы белгече буларак, игенчелек культуралары игү нечкәлекләрен бик яхшы белә. Бүген аны әтисенең ышанычлы ярдәмчесе һәм киңәшчесе дип тә атарга мөмкин. Егет Казан аграр университетын тәмамлап  авылга кайтканнан бирле электр станциясендә хезмәт куя. Әтисенең ярдәмче хуҗалыгында алар бар эшне бергә киңәшләшеп башкаралар. Абзарларында терлекләрнең баш саны ел әйләнәсе үзгәреп тора. Шуңа ул аларны уртача алганда кырык башка җитә, дип кенә телгә алды. Моннан тыш әле үз ярдәмче хуҗалыкларында урыннары иркен булганлыктан кош-кортны да күп үрчетә алар. Елның-елында 60-70 баш каз үстерәләр. Менә шулай тыйнак кына үз тормышларын көйле, матур алып бара бу гаилә.

       

              Идрис Аметов.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса