«Авыл офыклары» газетасы редакциясе 2024 елның икенче яртыеллыгына язылуга йомгак ясады
Вәгъдә иткәнчә, без үз язылучыларыбызга бүләкләр әзерләдек: су сибү шлангы, ризык әзерләү өчен казан һәм һава тутырыла торган матрац.
Җиңүчеләр – Балык Бистәсеннән Чулпан Нуриева, Анатыш авылыннан Людмила Маслакова һәм Балык Бистәсеннән Айрат Гобәйдуллин.
Бәхетле бүләк ияләрен котлыйбыз. Киләчәктә дә безнең белән калырсыз, газетабызга тугры әбунәчеләр булырсыз дип ышанабыз.
Бергә булып район яңалыкларын уртаклашып яшик, хөрмәтле укучылар! Редакциягә үзегезнең хат-хәбәрләрегезне юллагыз! Без исә үз чиратыбызда аларны газетабызга урнаштырырга вәгъдә итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа