«Атлар ашый алмый» - биш атның авызына кислота салганнар
Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә бер кеше атларның авызына кислота агызган һәм качкан. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.
«5 ат зыян күрде. Берсе бик авыр хәлдә, калганнары тотрыклы авыр хәлдә. Аларны көн саен саен юдырабыз һәм 3 атка эремә кадыйбыз. Алар үзлектән ашый алмый, аларның авыз эче төзәлергә тиеш», – диелә хәбәрдә.
Бу хәл 6 декабрьгә каршы төндә була. Төнге сәгать икеләр тирәсендә уртача буйлы, уртача гәүдәле, перчатка һәм битлек кигән ир-ат атларны агулый. Ул бик тиз һәм төгәл эшләгән.
Ат абзары хуҗасы сүзләренчә, бу кеше атлар белән эшләү күнекмәләренә ия. Бу эшне 8 минутта башкарып чыккан. Интернетта чыккан кадрларда күренгәнчә, ат абзарында яшәүче эт тә бу кешене белә. Чөнки ул аңа карата бернинди агрессия күрсәтми, ә теге кеше хәтта эт өргәнгә дә борылып карамаган.
Шулай ук моңа охшаш хәл апрельдә дә булган, дип сөйләгәннәр.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/atlar-asyi-almyi-bis-atnyn-avyzyna-kislota-salgannar-5877174
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia