“Әти – әниемнең һөнәре” проекты кысаларында экскурсиядә булдык
Авылыбыз җирлегендә урнашкан “Кулон – Агро” җәмгыятенең үз пекарнясы бар.
“Әти – әниемнең һөнәре” проекты кысаларында бакчабыз балалары белән без анда экскурсиядә булдык. Барлык санитар нормаларны үтәп, ипи пешерү цехына юнәлдек. Ипи пешерүче апалар елмаеп каршы алдылар. Алар безне ипи пешерү циклы белән таныштырдылар: ничек камыр куела, аңа ниләр салына, камырны нинди прибор белән болгаталар. “Башта кабарталар, аннары гына пешерү миченә озаталар”, - дип аңлаттылар алар балаларга.
Бер ипи пешерү өчен 9 сәгать вакыт китүен белгәч, балалар бик гаҗәпләнделәр. Ипи пешерү бик авыр һәм озак вакытка сузылган хезмәт булуын аңладылар. Ипи пешерү тәртибе белән танышкач, балаларга әзер камырдан ипи пешереп карарга тәкъдим иттеләр. Балалар камырны зур кызыксыну белән изделәр, әвәләделәр. Аннан камырларны махсус савытларга салып, кабарту шкафына куйдылар, аннары пешерү миченә тыктылыр. Үзләре пешергән ипиләрне мичтән алгач, балаларның куанычлары чиксез иде. Бу экскурсиядә алган тәэсирләр белән уртаклаштылар.
Гүзәлия Вәлиева,
“Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Биектау авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа