Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ата - бабасы тире тамган җирдә Александр үз бәхетен таба

Саша балачагын, яшьлек елларының җәйге өлешен шушы авылда үткәрә торган була. Авыл малайлары белән балык каптырулар, урманга йөрүләр, авылның нәкь уртасындагы күллектә су керүләр дисеңме, кыскасы.

Авыл маҗараларын сагынып искә алырлык хатирәләре аз түгел аның. Укулар башланырга санаулы көннәр кала гына аны шәһәрдән кайтып алалар. Гомерләр уза икән шул. Александр Казан химия технология институтына укырга керә, аны уңышлы гына тәмамлап кулына диплом ала. Әтисе Петр дәдәй белән әнисе Роза түтигә генә улларының  уңышларыннан озак юанып яшәргә насыйп булмый. Картаерга да өлгерми бер-бер артлы дөнья куялар. Инде үз эшен ачып җибәргән, бизнеска ныгытып  юл ачкан Александр көннәрдән- беркөнне үзе хезмәт куйган кампаниянең генераль директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу коллективта инде 13 елын хезмәт куя ул. Эшләре көйле бара, кул астында 15 хезмәткәре бар. Ә бу төбәк белән бәйле язмышы кинәт кенә, көтмәгәндә-уйламаганда башлана.Әнисенең   берничә тапкыр төшенә кереп, улыннан авыл уртасындагы күлне сафландыруын соравы аны уйландыра башлый. Авылга кайтып, күл буена килә. Чыннан да, сулык тынчыган, ләм баскан, сазлы баткаклыкка әйләнә төшкән, сулыш алырга интегә сыман тоела аңа. “Әнием  рухын рәнҗетергә хакым юк!?”. Үз-үзенә бирелгән вәгьдә - сүз, аны кабат- кабат күл янәшәсенә алып килә.  Көннәрдән-беркөнне район җитәкчелеге рөхсәте белән ул территорияне арендалауны рәсмиләштерә. Аннан булган акча байлыгын шушы күлне чистарту эшләренә тота. Беренче елны экскаватор юнәтеп, аны дүрт метр чамасы тирәнлеккә төшеп чистартуга ирешә. Икенче елны исә, күлнең тирә-ягы таш белән ныгытыла. Инде өченче елны матур койма белән әйләндереп алынган күл авыл халкының яраткан ял урынына әйләнә.  Александр күлгә балык җибәрү җаен да таба.  Бүген авыл балалары, кайткан кунаклар биредә балык чирттереп  табигать хозурлыгында утыруны бик хуш күрәләр икән.

- Менә шушы күлдән башланды инде барысы да. Авыл халкының һәм җирлеккә килгәндә район хакименең  гамәлләремне хуплавы миңа канат куйгандай булды. Атам-бабамнар тире тамган җир бит. Ә нигә шушындый матур авылны ташларга ди. Шәһәр малае булсам да, монда җаныма тынычлык табам. Әнием дә инде хәзер төшләремә рәхмәт укып кына керә. Берчакны авыл өстендәге ташландык ферма биналарын күреп йөрәк әллә нишләп китте. Ходай сиздергәндер инде. Шулай уйланып җимерек биналар, сүтелгән гараж, чәчелмәгән , билчән-әрем баскан  басу читендә басып торган бер мәлемдә авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйл Нагыймович белән элекке район башлыгы Илһам Госманович килеп төштеләр. Нәкь менә шушы хуҗасызлыктан ничек котылу турында баш ватып йөриләр икән. Алар тәкьдим ясады, ә мин минутында ук кабул иттем. Куллар бирештек тә янәдән эшкә алындым. Монысы күл генә түгел мин әйтәм, зур хезмәтләр, олы чыгымнар кирәк булачак.Шәһәрдәге оешманы да тартып барасы бар бит. Машинаны яңартасы килә.Ул мәсьәлә дә арткы планга чикте,- дип искә ала Александр фермерлыкка тәвәкәлләгән көннәрен.

Бүгенге көндә ул җитәкләгән “Григорьев А. П.”  крестьян-фермерлык хуҗалыгы карамагында  340 гектар чәчүлек җирләр исәпләнә. Ул якын вакытта бер дигән ике эшче команда төзи алган. Беренчесе механизаторлар. Әлеге хуҗалык оешуының беренче көненнән бирегә эшкә  килгән бертуганнар Николай белән Андрей Плотниковлар, Николай Петухов, Владимир Спиридонов, Николай Михайлов  иңнәрендә инде моңа кадәр дә берничә дистәләгән механизаторлык стажы булган авылдашлары. Алар янәшәсендә Сергей Рыбин гына Шеморбаштан килеп эшләп йөри. Шулай ук төбәкнең танылган механизаторы ул.

 - Мин бу дәдәйләрне ничек кенә дә мактап бетерә алмам кебек. Аек акыллылар, эчмиләр, куллары һәр эшкә ятып тора, нигә алынсалар шуны булдыралар, киң профильле һөнәр ияләре. Мин генә түгел, бөтен авыл халкы аларга рәхмәт укый. Йомышы төшкән һәркем бирегә килә. Ярдәм итмичә калганнарын хәтерләмим, - ди Александр Григорьев.

Хуҗалыктагы өч комбайн,  алты трактор, барлык тагылма агрегатлар алар җаваплылыгында икән. Быел гына тагын дистәгә якын яңа төр техника кайтарганнар. Алары да буйсына осталар кулына, акылына, серләренә тиз төшенәләр.

Хуҗалыкта эшләүче икенче команда- өч төзүчене берләштерә. Биредәге төзелеш инкыйлабы  башында Николай Краснов,  Василий Федотов, Григорий Кутузов торалар. Алар бүгенге көндә  50- 60 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән бинаны сафка бастырып киләләр.Ул авыл эшмәкәрлегенә тормыш иптәшен- Казан кызы Марьянаны дә тартырга була. Тагын бер айдан бирегә 50 үгезне алып кайтып бәйләргә планлаштыра алар. Тирес чыгару транспортерлары урнаштырылып беткән, терлекчеләргә хезмәт күрсәтү юллары-тамбурлар  агачтан җәелгән, малларның ятак урыннары нигезен бетон аслык белән түшәү төгәлләнеп килә. Түбә яңартасылары, стеналарның тышын зәвыклыйсы гына кала.

Салкыннарда да ремонт эшләре башкарырлык, запас частьлар тупларлык, агрегатлар кертерлек  бүлемнәре белән гараж торгызылган. Ягулык- майлау склады төзеп куйганнар. Быелгы икмәкне урнаштыру өчен  яңа ангар сафка баскан, ачык һавада ашлыкны эшкәртү мәйданчыгы булдырганнар. Барысы бер күк капусы астында сыман, база территориясен, биналарны тирә-яктан тимер койма белән уратып алганнар.

Икмәк дигәннән, хуҗалыкның әле узган елдан калган ашлык запасы да байтак. Быел да зур уңышка өметләнеп торалар.

-Беренче елны кыенрак булды игенчелек белән шөгыльләнү, техникасы җитмәде, җыйганны куяр урыны булмады. Соңгы елларда бу җитешсезлекләребезне бетерү өстендә ныгытып эшләдек дип әйтә алам.Ашламасын җитәрлек туплыйбыз, яхшы орлык юнәтәбез, корткычларга каршы эшкәртә торган заманча техникалар сатып алдык, - ди фермер.

   Соңгы өч елда ул терлекчелек тармагы өчен генә 15 миллион сумнан артык инвестиция керткән. Һәм керткәннәренең әҗере кайтарына  нык ышана. Күпме эш урыны булдырган. Биредә хезмәт куючылар эш шартларыннан, хезмәтләренә түләүдән, үзләренә хуҗалары тарафыннан булган ихтирам-хөрмәттән дә бик канәгатьләр. Терлекчелек фермасы ачылуга менә тагын берничә авылдашына яңа эш урыны булачак. Авылдашлары диюем юкка түгел. Шеморбаш авыл җирлеге Исмәгыйль Сафин әйтүенчә, Александрны Алан-Полянда үз уллары саныйлар икән. Шулай булмыйни, кышын  авыл эчендәге юллар аның техникасы, эшчеләре ярдәмендә ачыла, зират коймалары яңартканда, часовня салганда да матди ярдәме күләмле булган. Җирлектә узган бер генә бәйрәм дә аның күчтәнәч- бүләкләреннән башка узмый. Өлкәннәргә аеруча игьтибарлы эшмәкәр егетебез. Гозерләре булды исә, вакытында, мөмкинлегеннән чыгып хәл итәргә алына. Инде берничә ел рәттән иң өлкән ун авылдашына район, крәшен кардәшләргә аталып чыгучы газеталар подпискасы бүләк итә ул. Александр бу авылга шәһәрдәге эш сәгате  башланганчы, йә булмаса тәмамлануга һәр көн саен диярлек кайтып йөри.

  - Кешеләргә сөенеч бүләк итә алу, үзе бер олы, изге гамәл бит ул. Байлыксыз, акчасыз да яшәп булмый, шул ук вакытта байлык дип хушыңны җибәрү, акча алдында кол булу, шуның аркасында янәшәңдәгеләр белән санлашмау, аларны күрмәмешкә салышу да дөрес яшәеш рәвеше түгелдер дип уйлыйм мин, - ди Александр.

Биредә булган көнемдә аның ике кызы Яна белән Диана авылга кунакка кайтканнар иде. Әтиләре янында, аның хезмәт базасында булырга яраталар икән. Шәһәр мөхитендә үсеп килүче бу кызлар инде арыш белән бодайны аера алалар, авылның табигатенә соклана, әтиләре сафландырган күлгә килеп матурлык таба беләләр.  Димәк,  инде аларда да буыннар тире тамган изге җиргә карата хөрмәт хисләре камилләшә килә, бар дигән сүз. Ә бу бик  тә кыйммәтле, минемчә. Һәрхәлдә әтиләре йөзендәге горурлык нурларыннан мин шуны тотып алдым.

 

Вазыйх Фатыйхов.

Алан-Полян авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса