Ана капиталын нәрсәгә юнәлтергә мөмкин?
Замана цифрлы сервислары дәүләт ярдәмен алуны гадиләштерде һәм тизләтте
.Хәзер Россия Социаль фондының күп кенә хезмәтләренә шәхсән барып йөрмичә генә ирешеп була, ә түләүләрне һәм ташламаларны система үзе билгели. Гражданнарга шунысы мөһим: хокукларны гына белеп калмыйча, телефон мошенникларыннан ничек сакланырга икәнен дә аңларга кирәк.
Балык Бистәсе районындагы Социаль фонд бүлекчәсендә клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Минзия Вәлиева социаль ярдәм чаралары, фондтагы яңалыклар һәм кешеләрне борчыган сораулар турында фикерләре белән уртаклашты.
- Минзия Усмановна, бүген район халкы өчен нинди ярдәм чаралары аеруча кирәкле?
- Гаиләләргә ярдәм итүнең иң кирәкле чаралары булып һаман да ана капиталы, балаларын тәрбияләүче пенсионерларга арттырылган түләүләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары өчен өстәмә түләүле ял көннәре кала. Хәзер күп кенә дәүләт хезмәтләре проактив рәвештә күрсәтелә - гариза язарга яки клиентлар хезмәтенә шәхсән килергә туры килми. Нәтиҗәдә гражданнарыбыз үз вакытларын шактый экономияләүгә ирешә.
- Бүген ана капиталына сертификат ничек рәсмиләштерелә?
- Хәзер сертификат тулысынча автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Бала туу теркәлгәннән соң, мәгълүматлар Россия Социаль фондына килеп җитә, анда электрон сертификат формалаша. Аннары ул «Госуслуги» порталында ата-ананың шәхси кабинетына юнәлтелә. Бернинди гаризалар тапшырырга кирәкми. Электрон сертификатны теләсә кайсы уңайлы вакытта күчереп алырга яки бастырып чыгарырга мөмкин. Шул ук вакытта аның гамәлдә булу срогы чикләнмәгән.
- Сертификат алганнан соң ана капиталы күләме үзгәрәме?
- Әйе. Ана капиталы күләме ел саен 1 февральдән индексацияләнә. Сертификатта теркәлгән вакыттагы сумма күрсәтелгән булса да, документны үзгәртергә кирәкми - индексация автомат рәвештә башкарыла. Акчаларның актуаль күләмен яисә калган өлешен «Госуслуги» порталы аша тикшерергә мөмкин, анда өземтә (выписка) электрон рәвештә формалаша.
- Ана капиталын нәрсәгә юнәлтергә мөмкин? Торак шартларын яхшырту кебек билгеле юнәлешләрдән тыш, ана капиталын балаларның белем алуына тотарга мөмкин. Россия территориясендәге теләсә кайсы, тиешле лицензиясе булган белем бирү оешмасында укуны ана капиталы исәбенә түләргә була. Индивидуаль эшкуарлар күрсәтә торган белем бирү хезмәтләренә дә бу кагыла. Иң мөһиме - белем бирү эшчәнлегенә гамәлдәге лицензия булу һәм укыту хакы төгәл күрсәтелгән килешү төзү.
- Балалар тәрбияләүче пенсионерларга өстәмә түләүләр каралганмы?
Бу сорау белән күп кенә пенсионерлар кызыксына. Әйе, мондый ярдәм чарасы бар. Карамагында балигъ булмаган балалары яки 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә укучы студентлары булган пенсионерларга иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен арттыру хокукы бирелә. 2026 елда бер бала өчен өстәмә 3 194,90 сум тәшкил итә.
Бу түләү эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүчеләргә дә бирелә. Балага 18 яшь тулса да, ул көндезге бүлектә укуын дәвам итсә, белем бирү оешмасыннан белешмә тапшырырга кирәк булачак. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли икән, ата-анасының аны карамагында тотуын расларга туры киләчәк.
- Эшләүче ата-аналар өчен сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга карата ташламалар бармы?
- Әлбәттә. Канун һәр ай саен дүрт өстәмә түләүле ял көне бирүне күздә тота. Бу көннәр әти-әниләрнең эшләүче берсенә, икенчесе эшлиме-юкмы икәнлегенә бәйсез рәвештә бирелә. Шулай ук бу ял көннәрен ай саен кулланырга, яки ел дәвамында 24 көнгә кадәр җыеп барырга һәм эш бирүче белән килешеп, берьюлы файдаланырга мөмкин. Рәсмиләштерү өчен эш бирүчегә гариза тапшырырга кирәк, әгәрдә әти-әниләрнең икесе дә эшләсә - алар бу көннәрдән файдаланмавы хакында белешмә китерергә тиеш. Мондый өстәмә ял көне ел саен түләнә торган отпуск вакытында, хезмәт хакын сакламыйча бирелә торган отпускта яки өч яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта бирелмәвен истә тотарга кирәк.
- Соңгы вакытта яшәүчеләр ешрак телефон аферистлары белән очраша. Хәзер нинди схемалар киң таралган?
- Кызганычка каршы, чыннан да, мошенниклар Россиянең Социаль фонды хезмәткәрләре булып шалтырата башладылар. Иң таралган схемаларның берсе - мошенникларны Россия Социаль фонды (РСФ) хезмәткәрләре ролендә күрсәтү. Алар пенсионерларга шалтыратып, имештер, страховкалау стажы җитәрлек түгел дип хәбәр итәләр, кичекмәстән кабул итүгә язылырга тәкъдим итәләр һәм СМСтан килгән кодларны, паспорт мәгълүматларын яки СНИЛСны әйтергә кушалар. Кайчак пенсиядән мәхрүм итү белән куркыталар да. Ассызыклап әйтәм: РСФ хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүматларны, банк реквизитларын яки раслау кодларын сорамый. Шулай ук кичекмәстән чакырырга кирәкле гражданнар исемлекләре дә юк.
- Әгәр мондый шалтырату килеп ирешсә, нишләргә?
- Иң мөһиме - сөйләшүгә кермәскә, бернинди шәхси мәгълүмат бирмәскә һәм шунда ук шалтыратуны өзәргә. Билгесез номерларга кабат шалтыратырга кирәкми. Шик туган очракта, Социаль фондның клиентлар хезмәтенә яки хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү яхшырак. Игътибарлы булу бүген мошенниклардан иң яхшы саклану ысулы.
- Балык Бистәсе районы халкына Сез нәрсәләр теләр идегез?
- Барыннан да элек - үз сәламәтлегегезгә, документларыгызга һәм хокукларыгызны якларга игътибарлы булыгыз. Бүген дәүләт хезмәтләренең күпчелеге цифрлы технологияләр ярдәмендә гадиләшә бара, ә Социаль фонд белгечләре барлык сораулар буенча консультация бирергә һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
Шик туса яки ярдәм кирәк булганда, билгесез номерларга ышанганчы, тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итү яхшырак.
- Әңгәмә өчен рәхмәт!
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia