Алсу Вафина: “Аның гәүдәсен өйгә алып кайткан арада мин мең тапкыр үлеп, мең тапкыр терелгәнмендер»
Рәсүл Вафин өмет һәм матур хыяллар белән яшәде. Әмма аның киләчәккә планнары, 2022 елның сентябрендә, аларның өе бусагасында военкоматтан повестка пәйда булгач өзелде.
Армия хезмәтен тәмамлап кайткан егет махсус хәрби операциягә бармас өчен сылтаулар эзләмәде. Качмады, сузмады — сүзсез генә җыенды да чыгып китте. Туры сүзле, намуслы, җаваплы Рәсүл әнә шундый иде.
Вафиннар гаиләсе Юлсубино авылында яши. Әнисе Алсу - мәдәният йортында, әтисе Рөстәм май комбинатында эшли. Әнисе сүзләренчә, Рәсүл тормышны бик яраткан. Гаиләдәге өч баланың иң өлкәне ул була.
Рәсүл һәр яңа көнне сөенеп каршылый. Гади генә нәрсәгә дә шатлана һәм булган нәрсәнең кадерен белә. Махсус операциядә дә ул үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Янәшәдә хезмәт иткән егетләр аның турында: "Рәсүл - чын дус. Ул беркайчан да ташламаячак" дип ышаныч белән әйтәләр.
Авырлык килгәндә һәрчак янәшәдә булган Рәсүл, ел ярым безнең район егетләре белән иңгә-иң куеп хезмәт итә. Соңрак аларны аералар, ләкин алгы сызыкта да ул шул ук игелекле, ышанычлы, көчле Рәсүл булып кала.
Аңа бик күп мәртәбәләр иң куркыныч участокларга барырга туры килә, ләкин аннан чыккач ул әти-әнисенә шалтыратырга вакыт таба: "Минем барысы да әйбәт. Борчылмагыз. Тиздән барысы да рәтләнер", - ди ул. Ялга кайтканда да зарланмый. Еламый, йомшаклык күрсәтми. Ул көннәрне искә төшереп Алсу болай ди: "Ул безне борчымагандыр. Һәрвакыт позитив булырга тырышты... Соңгы тапкыр кыска вакытлы ялга кайткач, ул көтмәгәндә үзенең сөйгән кызы белән аерылышты. «Башта исән-сау әйләнеп кайтырга кирәк, ә анда язмыш ничек хәл итәр әле», - диде.
Китешли, поездда, ул проводница белән таныша. Алар хат алышалар һәм кайткач никах укытып туй ясарга хыялланалар. Ләкин язмыш башкача хәл итә. Рәсүлнең югалуын ишеткән кыз Вафиннар йортына берничә тапкыр килә. Һәм киткән саен «Икенче юлы Рәсүл белән бергә кайтырмын инде...» - дип әйтә.
Улы белән соңгы сөйләшүен искә төшереп, Алсу күз яшьләрен тыя алмый: «31 декабрь... без телефоннан бер-беребезне котлап изге теләкләр теләдек. Ә мин бу сөйләшүнең соңгысы икәнен белми идем".
Шушы шалтыратудан соң тынлык урнаша. Алгы сызыкта элемтә начар булганлыктан, хәрбиләр әти-әниләренә шалтырату өчен бишәр чакрым җәяү йөриләр. Һәм 31 декабрь Рәсүлнең соңгы тапкыр элемтәгә чыга алган көне була. Берничә көннән аларның подразделениесен алгы сызыкка озаталар. Шунда ул һәлак була. Соңрак бу хакта аның белән махсус хәрби операциядә бергә булган дусты сөйли. Аның әйткәне мәңге йөрәккә уелып калырлык: “Без тырыштык... ләкин Рәсүлне коткара алмадык..."
Рәсүлнең гәүдәсен озак таба алмыйлар. Вафиннар гаиләсе аны җиде ай билгесезлек, өмет белән көтә. “Аның гәүдәсен өйгә алып кайткан арада мин мең тапкыр үлеп, мең тапкыр терелгәнмендер,” — дип искә ала Алсу.
Аны өенә алып кайткач, килгән халыкны өй эче генә түгел, урам да сыйдыра алмаган. Рәсүлне соңгы юлга озатырга тирә-як авыллардан да киләләр.
Аңа нибары 22 яшь кенә иде... Шушы вакыт эчендә дә ул һәркемнең мәхәббәтен, хөрмәтен һәм ышанычын яуларга өлгерә. Эретеп ябыштыручы булып эшләп тырышлыгы, намуслы, һәркемгә ачык йөзле, ярдәмчел булуы белән истә кала. Ул янып торучы ялкынлы йөрәк белән яши. Һәм шул килеш - геройларча китә…
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia