Алия-Ришат Төхвәтуллиннар әти-әни булды!
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә искиткеч зур сөенеч – иҗади гаилә әти-әни булды. Кичә, 10 апрель көнне аларның уллары туган!
«10.04.2024. Улым, дөньяга аваз салган көнең белән», – дип яза җырчылар икесе дә социаль челтәрләрдә.
Ришат белән Алия уллары янәшәсендә төшкән беренче фотолары белән дә уртаклашканнар!
Төхвәтуллиннарны чын күңелдән котлыйбыз! Тигезлектә үстерегез, сау-сәламәт, бәхетле сабый булсын!
Тулырак: https://intertat.tatar/news/aliya-risat-toxvatullinnar-ati-ani-buldy-5865425
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа