Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдакчылар кармагына эләкмәгез

Газетабызда мошенниклар турында, алардан саклану чаралары турында еш язылса да, әледән-әле аларның ятьмәсенә эләгүчеләр табылып тора.

«Хараплар була яздым бит әле, балакаем», – дип телефон аша аһ-зарын түкте Күгәрчен авылыннан хезмәт ветераны Әлфия апа Садыйкова. «Беркөнне өемә бер ир-ат керде дә: «Сез әйбер оттыгыз, менә болар бездән сезгә бүләк», - дип дүрт төрдәге көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим итте. Аласым килмәсә дә әллә нинди мактау сүзләре белән тәки ризалатты.

Ахырдан бүләкләрнең бик кыйммәт икәнлеген аңлатып юлына 15 мең сум акча сорады. Бирдем. Икенче көнне шушы юл белән авылда икенче бер карчыкны – Мәхмүзә апаны да алдалаулары мәгълүм булды. Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү группасы начальнигы Илназ Фәрзекаевка мөрәҗәгать итми чарам юк иде. Мең рәхмәтле мин ул балага. Минем сөйләгәннәрне сабыр гына тыңлады һәм ярдәм итәргә ышандырды. Баксаң әлеге көнкүреш әйберләре очсыз гына товарлар икән. Әнә шулай төп башына утыртып чыгып китте мине алдакчы адәм. 

Берничә көн узгач ишек ачылган тавышка чыксам, миңа товарларын калдырган кеше яңадан килгән. Янында Илназ да бар. Бергәләп сөйләшкәннән соң акча һәм товарлар белән алыш-биреш ясадык. Мәхмүзә апага да акчасын кире кайтарганнар. Аллаһының рәхмәте яусын Илназ Фәрзекаевка. Ул юллап йөрмәсә без берни эшли алмас идек», - дип сүзен тәмамлады Әлфия апа. Дулкынлануы аңлашыла, полиция хезмәткәренә бик рәхмәтле иде ул.

Шунысы гаҗәп, аферистлар күбесенчә ялгыз карт-карчыкларны сагалыйлар. Аларның ышанучан булуларына һәм пенсия акчаларына өмет итәләрдер күрәсең. Җиңел юл белән башкалар исәбенә баерга теләүчеләр бернидән дә тайчанмыйлар, өлкәннәр күңелен рәнҗетүдән дә курыкмыйлар.

Киң күңеллелек күрсәтеп ишек ачкан әбиләргә киләчәктә сак булыгыз, мондый очракларга тап булсагыз, кичекмәстән полиция бүлегенә шалтыратыгыз, алар белән элемтәгә керегез, дип киңәш бирәсе килә. Илназ Фәрзекаев кебек үз эшенә җаваплы караган хезмәткәрләр сезнең янәшәдә генә.

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса