Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Аю очраса, үзеңне ничек тотарга

Гөмбәгә һәм җиләккә барганда тимер чиләк йөртергә һәм шуңа сугып, тавыш чыгарырга

Көннәр җылыткач, ялларда күпләр табигатькә чыгарга ярата. Урман буйларында ялгыш кына аю очрамасын өчен сак булырга кирәк. Бигрәк тә балалы ана аюны очрату куркыныч.

 1. Тавышланырга. Мәсәлән, гөмбәгә һәм җиләккә тимер чиләк белән йөрергә һәм шуңа сугып тавыш чыгарырга. Аю еракта булса, китеп баруы ихтимал.

 2. Зур булып күренергә: кулларны өскә күтәрергә яки ян-якка сузарга, кием чабуын ян-якка тартырга, киселгән агач төбенә басарга, сумка яки рюкзакны башка куярга һәм бик көчле тавыш чыгарырга.

 3. Йөгереп качарга ярамый. Аю сәгатенә 50 чакрым тизлек белән чаба ала. Аннан йөгереп качып булмый. Иң яхшысы, аңа арка белән борылмыйча, әкрен генә атлап китәргә. Аюның күзләренә карарга ярамый.

 4. Үлгән булып кыланырга була, диләр, әмма бу – бик шикле карар. Аю барыбер тикшереп белергә теләячәк.

 5. Агачка менеп качу – бу инде нинди аю очрауга карап. Аю балалары, 2-3 яшьлек ата аюлар, 3-4 яшьлек ана аюлар агачка бик җитез үрмәли. Картлары – иренә, ә зур-тазалары менә алмый.

Игътибарлы булыгыз!

https://rsloboda-rt.ru/news/preview/aiu-ocrasa-uzenne-nicek-totarga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса