Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Айгөл Бариева: «Миңа «Юләр син», диючеләр дә булды»

Җырчы тормышындагы яңалыгы белән уртаклашты.

Җырчы Айгөл Бариева Хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң яулык ябып йөри башлады. Әмма аның бу адымын хупламаучылар да табылган.
"Мин сезгә шуны әйтәм, дусларым: бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин шулай ук эшлим, чыгыш ясыйм, җырлыйм, экобизнес алып баруымны дәвам итәм. Дусларым, туганнарым белән аралашам. Театр, концертларга йөрим. 
Әмма болар хәзер бар да икенче урында. 
Беренче урында һәрвакыт Аллаһым! Хәзер бар да шуңа җайлаша, Әлхәмдүлилләһ. 
Ә иң мөһиме мин үземне хәзер һәрчак ниндидер сак астында итеп хис итәм. Сезгә моны хәтта аңлата да алмыйм. 
Күңелемдә әйтеп бетергесез тынычлык. 
Мин яулык япканнан соң бик күп төрле смс-хәбәрләр, кыек карашлар булды. Кайберәүләр мине кызганды, хәтта "Юләр син" диючеләр дә булды. 
Әйтегез әле, мин бәхетсез кешегә охшаганмы?
Киресенчә! Хәзер бар да үз урынында!",- дип язган Айгөл Бариева социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aigol-barieva-mina-iular-sin-diiucelar-da-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса