«Җәйге алан»га кил, күңел ач!
Менә өченче ел инде район мәдәният бүлеге оештыруында Үзәк мәчет янәшәсендәге ял паркында балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрелә.
Быел “Җәйге алан”ны район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре ачып җибәрде. Бу көнне бирегә килүчеләр китап күргәзмәсе белән таныштылар, төрле уен-конкурсларда катнаштылар.
Һәр атнаның дүшәмбесеннән җомга көненә кадәр кичке 18.00 сәгатьтә башланып ике сәгать дәвамында барган күңел ачу чарасы өлкәннәр күңеленә дә хуш килә. Музей, мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре дә билгеләнгән көннәрендә үзләренең мәдәни чараларын тәкъдим итәчәкләр. Халык фольклорына зур әһәмият бирелә, мастер-класс, күргәзмә һәм конкурслар оештырыла.
«Җәйге алан» сезне көтә, хөрмәтле балыкбистәлеләр, кунаклар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев