Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ачык йөзле , киң күңелле ул, сатучы Таһирә Сафина

Балык Бистәсе үзәгенең кыл уртасында « Кайнар ипи» кибетендә инде күп еллар кибетче булып эшләүче Таһирә Сафинаны белмәүче юктыр.

Ул һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, киң күңелле булуы белән сатып алучыларны үзенә тартып тора. 

Кирәк икән киңәшләрен биреп, товарларында сайлаша. Бүгенге әңгәмебездә аның белән тиз ялганып китте.

Менә ниләр сөйләде ул үзе турында.

-Язмыш җилләре мине мәктәпне тәмамлагач Бөгелмә шәһәрендәге сәүдә хезмәткәрләре хәстәрләү уку йортына алып киткән иде.

Кулыма документ алып туган ягыма әйләнеп кайткач эшкә иң ерак төбәкләрнең берсе булган Яңа Арыш авылына билгеләделәр. Хезмәт күнекмәсе үтәргә җибәргән көннән башлап миңа анда өч ел хезмәт куярга туры килде. Киеренке эш көненнән соң гөрләп торган авыл клубында чираттагы кичәләрнең берсендә үземнең булачак тормыш иптәшем Рәкыйпне дә биредә очратып гаилә корып җибәрдек. Бүгенгесе көнне ике кыз белән бер малай тәрбияләп үстереп тормышта үз урыннарын табарга булыштык. Тәүге хезмәт көнемнән башлап район үзәгендә авыл-хуҗалыгы товарлары, гастроном, хәзерләүләр конторасы кибетләрендә һәм склад мөдире кебек җаваплы хезмәтләрне башкарырга туры килде.
Барыннан да бигрәк, райондашларга сәүдә хезмәте күрсәтү кебек авыр һәм җаваплы хезмәт кечкенәдән үк күңелемә хуш килгәндер инде. Шулай булмаса 47 ел эшли алыр идемме икән? Әле күптән түгел генә район газетасында бер савымчының үз эшемне яратам дип әйткән сүзләре хәтердә калган. Менә үземнең дә шулай, ял-бәйрәм көннәрендә дә күңелем нигә дер эш урынына ашкына. Ә анда берәрсенә теге яки бу товарны табып бирү кебек гади генә куанычлы мизгел дә күңелгә ямь өсти, уңай энергия бирә.
Чөнки, гомер-гомергә сатып алучылардан җылы сүз, кат-кат рәхмәт белдереп изге теләкләр ишетү йөрәккә рәхәтлек өсти... Сәүдә хезмәте, чын күңелеңне биреп башкарганда гына ул үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Ә үз эшеңнең рәхәтен тою шул вакытта гына үзен ачык сиздерә икән ул.
 
Идрис амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса