2021 ел Балык Бистәсе авыл хуҗалыклары өчен куанычлы гамәлләре белән истә калды
Үтеп бара торган 2021 елны ничек кенә авыр ел дисәләр дә кайбер хуҗалыклар өчен ул шактый куанычлы гамәлләре белән истәлекле булды.
Авыл хуҗалыгы тармакларында тракторларның ел әйләнәсе төзек булуы зур куаныч. Киләсе яңа елның язгы кыр эшләре чорында кызу эш вакытында тоткарлыклар булмастыр мөгаен. Чөнки узып бара торган елда хуҗалыклар һәм фермерларыбыз 22 трактор алып кайттылар. Барысы уртача йөз миллион сумга төшкән бу техникаларны сакчыл эшләтүләрен генә теләп каласы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia