Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

13 яшьлек малайга һөҗүм иткән ир-атны суд кулга алган

Казанның Вахитов район суды 13 яшьлек яшүсмергә һөҗүм итүдә гаепләнүче 21 яшьлек ир-атка карата сак чарасы сайлаган.

Суд карары белән ул тикшерү изоляторына җибәрелгән.

Фаҗига 23 май иртәсендә Казанның Кәрим Тинчурин урамындагы йортларның берсе янында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат 13 яшьлек малайны эләктереп алып куаклар арасына сөйрәгән, аны буа башлаган һәм башына берничә тапкыр суккан.

Бәхеткә, үтеп баручылар вакытында ярдәмгә килгән. Алар һөҗүмчене туктатып, полиция чакырткан.

 

Тикшерү барышында ир-атның Барнаул шәһәрендә тууы ачыкланган. Ул тоткарланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, зыян күргән баланың тормышына һәм сәламәтлегенә хәзер куркыныч янамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса