“Йолдыз” кайда йөргән, яки мал хуҗаларының җавапсызлыгы хакында
Район эчке эшләр бүлегенә Олы Укмас авылында яшәүче ханымнан атлары югалу турында гариза кергәч, бүлек начальнигы Наил Мостафин оператив группа белән үзе дә вакыйга урынына бара. Ат хәтле ат югалу уен эш түгел шул.
Авылга җитәрәк полиция хезмәткәрләре караучысыз утлап йөргән сыер-сарыкларга игътибар итәләр. Бактың исә авылда көтү-фәлән оештырмаганнар,маллар үз ирекләрендә йөри бирәләр. Әлеге күренешкә районның һәр авылында диярлек тап булырга мөмкин. Мондый ваемсызлык хөкем сөргәндә терлекләр теләсәләр кая китәләр инде. Нәкъ кәҗә белән сарык әкиятендәге кебек. Малларны тамак туйдыру, нәсел дәвам итү инстинкты йөртә бит. Аларны һич гаепләп булмый инде. Ә менә хуҗалары нәрсә уйлап терлекләрен караучысыз урамга чыгарып җибәрәләр икән. Хәер, маллары югалгач уйлый-чабулый башлыйлар инде. Ахыры чиктә полициягә киләләр: "Сыерны урладылар, ат кайтмады, сарыклар юк". Гариза кергән икән инде, оператив группа вакыйга урынына чыга, терлекне эзләү буенча чаралар күрә башлый. Шул ук вакытта район территориясендә җитдирәк җинаять тә кылынырга мөмкин бит. Ә полиция сарык эзләү белән мәшгуль.
Узган ел гына да эчке эшләр бүлегенә бер ат, ике сыер, берничә сарык югалу турында гариза кергән. Шунысы кызык, алар барысы да табылганнар, я үзләре кайтканнар,я күрше авыл көтүләренә кушылып адашып йөргәннәр. Дөрес, алдагы елларда районда арканда торган мөгезле эре терлекләрне урлап сую очраклары да булгалаган. Игътибар итегез: сарайдан түгел,ә бәлки арканда торган малларны урлыйлар. Димәк терлек хуҗалары үзләре ук ниндидер дәрәҗәдә җинаятьчегә уңай шартлар тудыралар булып чыга.
Караучысыз йөрүче терлекләр, бигрәк тә атлар еш кына юл-транспорт фаҗигаләренә дә сәбәпче булалар. Әле күптән түгел Балык Бистәсе- Корноухово юлында чит ил машинасы атка бәрелде. Бәхеткә каршы зыян күрүчеләр булмады. Ә алдагы елларда республикада шундый аварияләрдә авыр тән җәрәхәтләре алучылар, хәтта һәлак булучылар да булды бит. Ат, сыерны үз көнеңне үзең күр дигәндәй, чыгарып җибәргәндә шулар турында да уйлагыз, мал хуҗалары.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: авыл җирлекләрендә кабул ителгән чисталык,тәртип урнаштыру һәм төзекләндерү кагыйдәләре буенча терлекләр махсус билгеләнгән урыннарда көтелергә яки хуҗаның утарында асралырга тиеш. Бу тәртип үтәлмәгән очракта Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә гражданнарга 2000 нән 3500 сумга кадәр штраф каралган.
Сүз уңаеннан "Йолдыз" кушаматлы бахбай да бер атнадан Дон Урай авылы янында табылган.
Илгиз Җамалиев.
Фото: http://clubs.ya.ru/4611686018427429405/posts.xml?tb=10
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев