Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

«Полиция балачак сагында»

Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгы «Полиция балачак сагында» акциясе үткәрә. 2012-2017 елларга балалар мәнфәгатләрендә милли стратегияне тормышка ашыруга бәйле бу чараның төп максаты- балигъ булмаган балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү.

Акция кысаларында 2015 елның 15 маенда 10.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Эчке Эшләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча базасында күпканаллы 8(843)291-25-50 балалар ышаныч телефоны эшли. Телефон аша алынган мәгълүмат барлык профилактик службалар белгечләре тарафыннан өйрәнеләчәк.

Мәктәп укучылары, аларның законлы вәкилләре балалар ышаныч телефоны аша үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.

Фото: http://www.ishimka.ru/news/7/812?page=user&id=377&MUL_MODE=&PAGE

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев