Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Игътибар!Су буенда сак булыгыз!

Менә җәй дә килеп җитте, коену сезоны ачылырга да санаулы көннәр калды.

Билгеле булганча, безнең район мул сулы Кама елгасы буена урнашкан. Моннан тыш елга-күлләргә, буа-плотиналарга бай төбәгебез. Көннәр кызуланган саен сулыкларда ял итүчеләрнең саны арта. Кызганычка каршы, җәйге чорда елга, күлләрдә бату очраклары күп теркәлә. Узган ел безнең район территориясендәге сулыкларда 2 кеше батып үлгән иде. Быел да су корбаннарына исәп ачылды инде. Хәбәр иткәнебезчә, 21 май көнне 18.30 сәгать тирәсендә Бикчурай Чаллысы авылы инешендә 1946 һәм 1965 елгы ике ир-егет батып үлделәр. Алар балыкны аракы эчә-эчә каптырганнар булса кирәк. Балыкчыларның өлкәнрәге кармак салганда әллә таеп, әллә тигезлеген саклый алмыйча елгага егылып төшә. Икенчесе аны коткарам дип суга чума.
-Сулыклар янында ял иткәндә аеруча сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Исерек хәлдә балык тоту, шулай ук су коену аяныч фаҗигаләргә илтә.
Таныш булмаган урыннарда, коенуны тыя торган знаклар куелган җирләрдә суга керү тыела,-дип кисәтә ПЧ-128 начальнигы Валерий Ветелкин. - Ә авыл җирлеге башлыклары үз территорияләрендәге санкцияләнмәгән коену урыннарына кичекмәстән тыюлы знаклар урнаштырырга бурычлылар. Фаҗига булгач, соңга калулары бар. Җәй көне аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Аларның өлкәннәрдән башка елга-күлләр янына баруына, су коенуларына һич кенә дә юл куярга ярамый. Көймә, катер, гидроциклар белән кешеләр күпләп су коена торган урыннарга керү катгый тыела.
Бу киңәшләргә колак салыйк, җәмәгать. Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәк тә, сулыкларда фаҗигаләр булмас, ялларыбыз күңелле, файдалы узар.
Илгиз Җамалиев.
Фото:

http://www.mngz.ru/russia-world-sensation/print:page,1,550431-kak-kupa…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев