Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе районы прокуратурасы налог буенча үтәлешен тикшерүен дәвам итә

Балык Бистәсе районы прокуратурасы, оешма һәм прредприятиеләрдә, налог һәм аның түләү турындагы законның үтәлешен тикшерүен дәвам итә.

Соңгы тикшерү мәгълүматләре күрсәткәнчә, Балык Бистәсе районында урнашкан 4 оешманың физик затлар өчен налог органнары каршында 100000 сум бурычы булуы ачыкланды. Югыйсә, Россия Федерациясе Конститутциясенең 57 маддәсе нигезендә алар Закон тарафыннан каралган налогларны һәм башка төр түләүләрне вакытында башкарырга бурычлы иделәр. Төгәлрәк әйтсәк, түләү вакыты, үткән налог аралыгыннан (налоговый период) соң килүче айның 20 нче числосыннан да соңармаска тиеш.
Тикшерү нәтиҗәсендә югарыда телгә алынган 4 оешма җитәкчесенә район прокуратурасы тарафыннан тиешле закон бозу очрагын кабатламаска һәм налог бурычын кичекмәстән түләү турында карар тапшырылды.
Әлеге законлы карарны үтәмәгәндә алар административ җаваплылыкка тартылачаклар.
Р. Шамсутдинова,
район прокуроры ярдәмчесе.
Фото: http://kitek-ural.ru/uploadedFiles/images/original.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: налог