Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Яман чиргә дәва үзебездә...

Соңгы вакытларда район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе үзенең эшен тагын да активлаштыруга алынды. Утырышларда көн кадагына кагылышлы аеруча җитди мәсьәләләрнең күтәрелүе, ягъни торак-коммуналь хезмәте, җир-милек мөнәсәбәте, медицина тармагындагы коррупцион элементларны профилактикалау буенча программа-чаралар билгеләү шуның ачык мисалы булып тора. Комиссия утырышының соңгысында да бу нисбәттән кызу, нигезле, адреслы...

Комиссиядә күтәрелгән икенче көн тәртибе буенча исә, шактый еллар аксап килгән бер проблемага-күпкатлы йортларда совет сайлау мәсьәләсенә конкрет тукталынды.
Район үзәк хастаханәсендә коррупция элементларын профилактикалау максатында пациентлар, гомумән, бирегә килүчеләр арасында анкеталау үткәрүне дә комиссия даими контрольдә тотачагын искәрттеләр.
Утырышта район башкарма комитетының төзелеш-архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Рәүф Хәсәнов, оештыру бүлеге начальнигы Светлана Шелкова, районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Роберт Рәшитов, район үзәк хастаханәсе баш врачы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мансур Китаевның чыгышлары тыңланды.
Халыкта: "Эт өрә торыр, бүре йөри торыр"-дигән бер каприз әйтем бар. Һәр утырышта комиссия әгъзалары коррупциягә каршы юнәлтелгән көн кадак мәсьәләләрне күтәреп торалар, район газетасы аша чыгышлар ясыйлар, халык күп йөрешле урыннарда махсус ящиклар эшли, прокуратура, эчке эшләр хезмәткәрләре бу юнәлештә ныгытып эшләп торалар, Тик, ни кызганыч, кайберәүләр өчен әлеге кисәтүләр, күрсәтмәләр "стенага атылган борчак" сыман гына. Быел гына районыбыз биләмәсендә коррупцион характердагы шактый җинаятьләр ачыкланды, ачыкланып тора. Әлеге дә баягы, нәфес дигән зәхмәт авыру гына "аппетит ашаганда туа" кайтавазында тамырланырга маташа. Ә бу хакта без газетабызның алдагы саннарында район прокуроры Азат Хусаенов белән булган интервью аша тагын да якыннанрак мәгълүматланырбыз.
Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев