Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Җир эшләргә, табыш китерергә тиеш

Чыннан да бик мөһим һәм актуаль мәсьәлә. Озак еллар дәвамында җирләрне буш тотып, аларны резервта калдырырлык дәрәҗәдә без алай бай ил түгел әле. Шуңа авыл хуҗалыгы җирләре эшләргә, халыкка файда китерергә, хуҗалыкның тотрыклы табыш чыганагына әйләнергә тиеш. Шулай булгач, аны бары тик зур эшләр башкарырга сәләтле булган кешеләр кулына тапшыру...

Чыннан да бик мөһим һәм актуаль мәсьәлә. Озак еллар дәвамында җирләрне буш тотып, аларны резервта калдырырлык дәрәҗәдә без алай бай ил түгел әле. Шуңа авыл хуҗалыгы җирләре эшләргә, халыкка файда китерергә, хуҗалыкның тотрыклы табыш чыганагына әйләнергә тиеш. Шулай булгач, аны бары тик зур эшләр башкарырга сәләтле булган кешеләр кулына тапшыру кулайрак. Ул җирдә инде нинди дә булса корылма, йорт-җир торгызу яисә иген игү, җиләк-җимеш үстерүне авыл кешесе үз хәл итәргә бурычлы. Бу максаттан безнең район җир мөнәсәбәтләре һәм милек палатасы хезмәткәрләре закон, нормативларга таянып эш итә. Бүгенгесе көнне безнең палата тарафыннан 38 муниципаль хезмәт күрсәтелә. Эшебездә муниципаль милек белән эффектлы идарә итү һәм аның табышын арттыру төп юнәлеш булып тора. Быел җирне арендага бирү турында районыбызда 534 кеше белән үзара килешү төзелде. Алардан бу ел дәвамында җир участокларын арендалаган өчен 2903,5 мең сум, муниципаль милекне арендага алган өчен 109,1 мең сум акча җыелды.
Безнең җир мөнәсәбәтләре һәм милек палатасы тарафыннан бүген күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү, күчемсез милекне һәм җирне аерым предприятиеләр исемлегенә рәсмиләштерү, торак фондын хосусыйлаштыру, авыл хуҗалыгы җирләрен, юл төзелеше, инженерлык коммуникацияләре урнаштыру максатыннан рәсмиләштерү эшләре дәвам итә. Күп кенә райондашларыбызны нык борчыган мәсьәлә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү турында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Аның буенча муниципаль район Советы карары белән административ регламент эшләнде. Җирләрне торак урыны, дача йорты төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, яшелчәчелек, җиләк-җимеш белән шөгыльләнү максатында алырга мөмкин. Регламентта аның мәйданы да ачык күрсәтелә һәм барлык җир участокларының бушлай бирелүе әйтелә. Хөрмәтле райондашларыбыз үзләрен борчыган сорауларга төпле җавапны безнең сайтта таба алалар. Турыдан-туры палатага килеп тә үз сорауларына җавап ишетә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X