Иртә белән йокыдан уяндым, күзләремне ачтым: бүлмә балкып тора, өйдә тәмле ис аңкый. Мина бик рәхәт!
Шул ук вакытта, мин «Әни» дип эндәштем. Бу сүзләр әниемә барып җитте. Ул елмайды һәм аның күзләре ялтырап китте, күңеле татлы хисләр белән тулды. Барлык баларныкы кебек, минем дә телем «Әни» «әннә» сүзе белән ачылган. Мин әниемне бик яратам. Авырган чакларда әни гел минем янымда була. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы авырганда мина дәва бирә. Орышкан чаклары да була әниемнең, ләкин мин аңа ачуланмыйм. Ул бервакытта да начарлык теләми. Без әни белән икәү бергә кул эшләре эшләргә бик яратабыз. Шул чакта серләшеп тә алабыз. Әни апайны, абыйны һәм мине бик ярата, тигез күрә.
Әни - безгә тормыш биргән кеше. Ул безне ягымлы итеп сөйләшергә, матур итеп исәнләшергә, төрле-төрле эшләр эшләргә өйрәтә. «Әни» диеп әйткән саен сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.
Минем әниемнең исеме - Фәния. Әнием бик оста куллы, бар нәрсәгә дә өлгер. Ул мина кирәк чакта булыша, ярдәм итә. Авыр минутларда янәшәмдә була. Минем әниемә елмаю бик килешеп тора, ул елмайган саен, минем дә елмаясым килеп тора. Әни безгә тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, мина да үз әнием кадерлеләрдән иң кадерлесе.
Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!
Дилә Гатауллина,
Күгәрчен мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы .
Нет комментариев