Каникул көннәрендә әни белән музейга бардык-Фотолар
Музейга кергәнче бахиллар кияргә кирәк икән. Аннан соң икенче катка күтәрелдек.
Безне музей җитәкчесе Гөлфия апа каршы алды. Мәдәни көндәлекне аңа тапшырдык та түргә үттек. Миңа ясалма курчаклар бик ошады, аларны татар кызлары итеп киендергәннәр. Сеңлем медальләрне күрде дә, "Миңа да кирәк", дия башлады. "Аларны сугышта катнашкан батыр кешеләргә биргәннәр",-ди әнием. Анда элеккеге телевизор да бар иде. Бер почмакта сугыштан язылган хатлар, фотолар, газета басмалары куелган. Шушы көннәрдә "Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр, аңа багышланган стенд ул",- диде әнием. Чын кондызга ошаган муляжны күреп шаккаттык. Сеңлем белән тотып карадык.
Без музей буйлап йөргәндә бер апа кечкенә оныгы белән килде. Урындыкка утырып нәрсәдер бәйли башлады. Аның янына килеп нәрсә эшләгәнен сорадык. Ул Вера исемле апа икән. Алар монда берничә кеше җыелып, коклюшкалар ярдәмендә челтәр, япмалар ясыйлар. Бүген ул яңа бизәк ясый башлаган. "Моны ясар өчен кырык коклюшка кирәк. Крючок белән бәйләгәнгә караганда миңа болай җиңелрәк тоела",- диде ул. Алар монда һәр пәнҗешәмбе җыелалар һәм яңа бизәкләр ясарга өйрәнәләр. Безне дә түгәрәккә йөрергә чакырды ул. Без аңа рәхмәт әйтеп, музей хезмәткәрләре белән саубуллашып чыгып киттек.
Үзәк китапханәнең балалар бүлегенә дә кереп чыктык. Без монда әнием белән еш йөрибез. Анда китапханәче апалар гел елмаеп каршы алалар. Сеңлемә рәсемле журналлар, миңа кызыклы китаплар алдык. Монда да "Халыклыр бердәмлеге көне"нә багышлап күргәзмә оештырганнар. Анда герб, Мәскәү, Россия тарихы турында китаплар, балалар өчен законнар энциклопедиясе бар. Түрдәрәк балалар өчен "Угощаем книгой" дигән тагын бер күргәзмә куелган. Анда "Маленький принц", "Шүрәле", "Бременские музыканты", "Крокодил Гена" һәм башка китапларны күрдек. Берничәсен өйдә укырга дип алдым. Китапханәче апалар белән саубуллашып өйгә кайтып киттек. Миңа бу көн бик ошады.
Регина Зарипова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев