Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Уйла, уен эше түгел

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында күпләребез пиротехника шартлатып, очыртып күңел ачарга яратабыз. Әмма пиротехника уен эше түгел. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елның 15 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварена кадәр аерым янгынга каршы реҗим кертелде.

Бу чорда 1-3 класс пиротехник әйберләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) промышленность, транспорт инфраструктурасы, ягулык- энергетика комплексы объектлары чикләреннән -500 метрдан, торак-коммуналь хужалык, авыл хужалыгы, кешельр күпләп йөри торган объктлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метрдан кимрәк булган территориядә файдаланырга ярамый.

Район Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Марсель Фатыйхов хәбәр иткәнчә, пиротехник әйберләр бары тик махсус кибетләрдә, бүлекләрдә генә сатылырга тиеш. Пиротехника сатучы шәхси эшмәкәр, яки юридик зат сыйфатында теркәлмәгән булса административ җаваплылыкка тартыла. Аңа 500 дән алып 2000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Пиротехник әйберләрне 16 яше тулмаган үсмерләргә сату да тыела. Ирекле рәвештә сатырга ярамаган яки сату чикләнгән товарлар белән сәүдә иткән өчен граҗданнарга 1500дән алып 2000 сумга кадәр; урындагы кешеләргә 3000 нән 4000 сумга кадәр: юридик затларга 30 000 нән 40 000 сумга кадәр штраф каралган. Шуңа өстәп административ хокук бозу предметы булган товарлар конфискацияләнә.

Шул ук вакытта төнлә белән пиротехника шартлатып граҗданнарның тынычлыгын да бозарга ярамый. Әгәр күршегез гариза белән мөрәҗәгать итсә, 500 дән алып 1000 сумга кадәр, урындагы кеше булсагыз 5000 нән 10 000 сумга кадәр, юридик зат булсагыз 20 000 нән 50 000сумга кадәр штраф түләргә туры килмәгәе.

Хәзерге көннәрдә полициянең участок инспекторлары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә сәүдә нокталарын тикшерәләр. Барлыгы 20гә якын сатучыны тикшергәннәр инде. Әлегә закон таләпләрен бозучылар ачыкланмаган.

Илгиз Җамалиев.

фото: omsk.bezformata.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев