Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Арча районында янгында әби-бабасы белән ике оныгы янып үлгән

Кичә, 23 мартта, Арча районы Корса авылындагы бер йортта чыккан янгынны сүндергәннән соң, 4 кешенең үле гәүдәсе табылган.

Янгын аркасында 1962 елгы ир-ат, аның белән бергә торучы 1964 елгы хатын-кыз, аларның 2003 һәм 2008 елгы ике оныгы - кыз балалар вафат булган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше кузгаткан.


Беренчел фаразлар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.

Тикшерү дәвам итә.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев