Балалар иҗат үзәгендә "Юл йөрү кагыйдәләре" исемле кичә үткәрделәр.
Ул бик кызыклы һәм тәрбияви булды. Бәйрәмдә төрле әкият геройлары катнашты. Мәче Базилио ролендә Ратмир Совельев, Төлке Алисә-Эмилия Маямсина, Зебра-Динә Вәлиева, Буратино-Данис Гыйләҗев, Светофорны Максим Клюев уйнады. Конкурслар да оештырдылар. "Автобус", "Помоги больному", "Собери мозайку" дип аталды алар. Һәр бала да бәйгеләрдә катнашып бүләк алды.
-Театр студиясен өч ел элек җитәкли башлаган идем. Түгәрәккә балалар елдан-ел күбрәк йөри. Һәрберсе дә фантазиягә бай аларның. Без дәресләрне репетициядән тыш кызыклы итеп, уен формасында да алып барабыз,-диде түгәрәк җитәкчесе Айгөл Хәмәтвәлиева. Катнашучыларга һәм кунакка килгән әниләргә бәйрәм бик ошады. "Әкият бик күңелле узды. Миңа төлке Алисә персонажы ошады. Конкурслар да күңелле булды",-диде укучы Адель Юсупов. "Миңа да төлке Алисә һәм Зебра персонажларының уйнаулары ошады",-дип сүзгә кушылды Айсылу Нәбиуллина. Әниләренең дә әйтер сүзләре булды. "Балалар сәхнәдә үзләрен бик ышанычлы тоттылар. Шуңа күрә әкият тә уңышлы чыкты",-диде Айгөл Файсханова. "Әкиятне бик оста уйнадылар. Миңа бик ошады,"-диде Наилә Шәрипова.
Эмилия Маямсина, Динә Вәлиева, Ралина Гатауллина.
5 А сыйныф укучылары.
Фото: http://tarasivka.ucoz.ua/_nw/1/31064904.jpg
Нет комментариев