Әтием һөнәре белән горурланам
Әтием кем була дисезме? Исеме аның Мирхәт, ә үзе автотранспорт предприятиясендә эшли.
Әтием бик уңган, булган, сабыр. Кечкенә чакта ук аның шофёр буласы килгән һәм хыялы тормышка ашкан. Әтием беренче тапкыр "Волга" машинасын йөрткән. Аннары "Газ-53"кә утыртканнар үзен. "Зил-130" белән дә йөри ул. Автотранспорт предприятиясенә "КамАЗ"лар кайта башлагач та, беренчесен әтиемә биргәннәр.
Машинасы ватылса, сүтеп җыя. Әле хәзер дә ул үзенең хезмәтен башкара. Утыз бер ел эчендә ул пассажирлар йөртеп бик күп юллар үткән. 2011 нче елда әтием "Россия автотранспорт союзының Почетлы хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Мин аны бик яратам һәм горурланам.
Дилә Гатауллина, 6 нчы сыйныф укучысы,
Күгәрчен авылы.
Фото: http://thumbs.dreamstime.com/14377986.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев