Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Әни миңа энекәш бүләк итте

Бу дөньяда кем генә үзенең энесе яки сеңлесе булуын теләми икән. Ә миңа әни энекәш бүләк итте. Беренче тапкыр энемне күргәч, минем иң беренче уем: "Әни мине хәзер дә яратадыр бит!" булды.

Матурлыкта аңа тиңнәр юктыр, дип уйладым мин, аны күргәч. Аның чәче кара, ә күзләре коңгырт төстә. Елмайса бар дөньяны балкыта. Без аңа Расих дип исем куштык. Расих - үзе артыннан барлап, әйдәп йөрүче, дигәнне аңлата. Энемне өйгә алып кайткан көнне мин мәңге онытмамын.

Вакыт дигәне бик тиз генә уза икән ул. Бүгенге көндә энем беренче сыйныфта укый. Әгәр "5"ле алса, ишек төбеннән шатланып: "Әни!"- дип кычкыра. Без аның белән бергәләшеп дәрес әзерлибез. Хәтта бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Гайләбез белән киләчәктә аның белән горурланырбыз әле, дип хыялланабыз. Мин энемнең акыллы, сәламәт һәм тырыш булып үсүен телим. Миңа Ходай энең булуның нинди бәхет икәнен аңлатты. Кемнең энекәше бар, ул мине аңлар. Мин энемне бик-бик яратам.

Зилә Кыямова, 6 нчы сыйныф укучысы,

Күгәрчен урта мәктәбе.

Фото: http://cdn.photocentra.ru/images/main23/236572_main.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: энекәш