Балалар иҗаты
Минем яраткан курчагым
Мин балачактан ук курчакларны бик яратам, күп төрле курчакларым бар. Шулар арасыннан иң яраткан уенчыгым - ул менә бу курчак.
Аның исеме Булат. Ул курчак бик матур, үзе йомшак һәм кечкенә генә. Аның кузләре куе зәңгәр төстә, борыны килешле, авызы ачык, ап-ак ике теше күренә. Киеме дә матур, узенә бик килешә.
Минем яраткан курчагым
Әлли-бәлли бәү итә.
«5» ле алып кайтканымны
Көндә сагынып көтә.
Ә укудан кайткач, бергә,
Мәктәп-мәктәп уйныйбыз.
Матур җырлар да җырлыйбыз,
Әкиятләр укыйбыз.
Курчагымнан һич кенә дә аерыласым килми. Аны кулыма алгач, балачагымны искә төшерәм.
Әдилә Мингарипова,
Күгәрчен мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев