Минем бик тырыш, тыныч холыклы, шаян дәү әнием бар.
Безне ул тәмле ризыклары белән каршы ала. Аның пешергән гөбәдиясе генә ни тора. Ул безне-оныкларын бик ярата.
Дәү әнием күп итеп мал-туар асрый. Анда сыер, сарык бозау, куян, каз-үрдәкләр, тавык, күркә, бытбылдыклар бар. Без авылга кайткач аңа булышабыз. Малларга яшел печән җыябыз, су алып килеп эчертәбез. Җәй айларында иртәнге алтыда торып көтүгә дә чыгабыз. Анда шундый күңелле була. Киң болында уеннар да оештырабыз. Таяк аша сикереш, күз бәйләш, куалаш уйныйбыз. Үзебез белән алган тәмле ризыкларны утырып ашыйбыз. Кичке алтыларда кайтырга чыгабыз. Миңа авылда, аеруча дәү әнием янында бик ошый.
Рамилә Галиуллина,
5 А сыйныф укучысы.
Фото: редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев