Минем кечкенә вакытта уенчыкларым күп иде.
Ләкин иң яратканы-куян. Аның исеме Фәрештә. Ә ни өчен андый исем?
Бервакыт мин бик каты авырып киттем. Озак кына хастаханәдә ятарга туры килде. Аңымны җуйгач, шушы куян күзләремне ачарга ярдәм иткән. Шунлыктан мин аны бик яратам. Аңа хәтта аерым "өй" дә ясадым. Мин мәктәптә булганда, ул шунда кала, ә төннәрен минем белән йоклый. Ул ал төстә һәм куллары белән йөрәк тотып тора. Аның әнисе бар. Ул да миңа ошый. Минем Фәрештәм бик матур итеп көлә белә. Менә шундый ул минем Фәрештәм.
Ризәлә Гыйлемханова,
Күгәрчен мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Фото: http://www.100book.ru/b1405695.jpg
Нет комментариев