5 А сыйныфы район полиция бүлегенә экскурсиягә барды. Безне Ринат Мөхәммәтҗанов каршы алды.
Танышуны гаризалар кабул итү бүлмәсеннән башладык. Анда бик күп төрле дипломнар бар иде. Сораулары булган кешеләр шунда мөрәҗәгать итәләр. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрне кизү торучы кабул итә. Хезмәткәрләр эштән соң шөгыльләнә торган тренажер залында булдык. Без дә мускулларны ныгыттык, аякларны яздык. Кешеләрдән ничек сорау алуны күрсәттеләр, эксперт белән таныштырдылар. Киңәшмәләр залында да булдык. Анда калкан, рация, тукмар, шлемнар, корыч жилет, противогаз бар. Һәрберез дә аларны тотып һәм киеп карады. Бу җиһазларга номер сукканнар, югалса шуның буенча эзлиләр икән.
Алар безгә фликерлар турында да сөйләделәр. Аны тагып йөрү бик мөһим икән, балаларны ул юл һәләкәтеннән саклый. Шулай ук 14 яше тулмаган үсмерләргә юлда велосипед белән йөрергә ярамаганлыгын да искәрттеләр. Андый очракларда штраф түләтәчәкләр икән.
Безгә монда бик ошады. Тагын экскурсиягә барасыбыз килә.
Эмилия һәм Илья Маямсиннар.
Балык Бистәсе гимназиясенең укучылары.
Резедә Мөхәммәдҗанова фотолары.
Нет комментариев