Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Район сәнгать мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе утырышы узды

Шушы көннәрдә район сәнгать мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе утырышы узды.

Эшлекле сөйләшүләрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, "Ак калфак" татар хатын-кызлары җирле оешмасы җитәкчесе Рәхимә Рәшитова,  районыбызның  мәгариф, мәдәният, ветераннар советыннан вәкилләр катнашты.
Җирле бүлекчә җитәкчесе Ильвера Касыймова узган елгы эш нәтиҗәләре  хакында хисап тотты, алга куелган максат-планнары белән таныштырды.
– Милли үзең тәрбияләү, мәдәни мирасны, гаилә кыйммәтләрен саклау кебек мөһим юнәлешләрне үз эченә алган чаралар районыбызда даими үткәрелә. Бүгенге утырышта туган ягыбызда татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен барлауга, туган телебезне саклауга юнәлдерелгән иҗтимагый эшчәнлек алып баручылар арасында җанлы, ихлас очрашу булдыруны максат итеп куйдык. Татар халкының киләчәге безнең һәрберебездән, омтылышларыбыздан һәм гамәлләребездән тора, – диде ул.
Әлеге нисбәттән ел дәвамында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы белән бергәлектә үткәрелгән чаралар ассызыкланды. Аларда борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне  барлап киләчәк буынга тапшыру һәм телебезне саклауның алгы планга куелуы билгеләнде.
Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Рәзилә Мөхәммәтрәхимованың чыгышы да игътибарга лаеклы. Ул телебезне саклауда онлайн үткәрелгән республикакүләм “Татар сүзе”, “Милли марафон” бәйгеләренең зур роль уйнавын әйтеп узды. Чыннан да районыбыз егет-кызларының әлеге конкурсларда катнашып җиңүчеләр исемлегендә булуы үзе үк горурлык хисе уята. 
Әлбәттә, нинди генә бәйрәм чаралары үткәрелсә дә безнең максат – төрле милләт халкы белән кулга-кул тотынып эшләү. Масленица  (“Май чабу”), Нәүрүз, Сабантуй кебек буыннан-буынга күчеп килгән халкыбыз бәйрәмнәре дә шул рәвешле бергәлектә уздырыла. 
 Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Автор Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса