Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Телебез бөеклегендә халкыбызның рухи байлыгы

Узган атна ахырында районыбызга  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы Камил Әсхәт улы Нугаев килде. 

Ул үзенең эш сәфәрендә Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясендә “Татар кызы-2021” мәктәп бәйгесе, район балалар иҗат үзәгендәге “Туган як әкиятләре” күргәзмәсе, “Чәк-чәк” балалар анимация студиясе эшчәнлеге белән танышты. Балык Бистәсе “Березка” балалар бакчасындагы нәниләрнең режимлы вакыт кысаларында татар халык уеннары, Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбендәге туган телдә белем бирүнең эш тәҗрибәсе, “Сөмбел” фольклор түгәрәге чыгышын карап үтте. Кунакны район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина һәм район мәгариф бүлегенең җаваплы вәкилләре озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Нугаев районыбыз үсеше өчен күпмедер өлеш керткән шәхес буларак та билгеле. Очрашу вакытында ул 1978-1980 елларда районыбызның “Ленинская искра” совхозында (Урахча авылы) агроном булып эшләве хакында әйтеп узды һәм шул чорларны искә алды. Бүгенге көндә мәктәпләрдәге уку-укыту эшчәнлеге, укучыларның һәм балалар бакчаларындагы нәниләрнең туган телебезгә мөнәсәбәте, аны ни дәрәҗәдә белүләре белән кызыксынды. 
–Хәзерге вакытта Балык Бистәсе 1 нче гимназиясендә барлыгы 627 укучы белем ала. Шулардан татар балалары – 409, рус балалары – 147, таҗик балалары –8, катнаш гаиләдән туган балалар 63. Нинди генә чара үткәрелсә дә ике теллелек сакланып киленә, укучылар ана телләрендә иркен аралашалар. Укыту дәверендә туган телебезне саклау, аны үстерүгә зур игътибар бирелә, – диде гимназия директоры Ләйсән Хәлимова.
Кунакларны чәк-чәкләр белән каршы алган укучылар татар, рус, таҗик телләрендә шигырьләр дә сөйләп үттеләр.
Район балалар иҗат үзәге, “Березка” балалар бакчасы, Күгәрчен мәктәбе коллективының эшчәнлеге белән танышканда да Камил Әсхәтович иң элек балаларның туган телебездә ничек аралашуына игътибарын юнәлтте.
–Туган телебезнең үсеше, милләтара дуслыкны ныгытуда мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең һәм мәктәпләрнең өлеше зур. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын да үзләштерә алмыйсың. Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле бар. Аны саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга да җиткерү мөһим, – диде ТР Дәүләт Советы депутаты үзенең кыскача гына чыгышында.
Әйе, агымдагы елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителүе бозны кузгатты кебек. Тукталмасын, гасырлардан гасырларга күчеп дәвам итсен иде ул. Гаиләдә дә балаларыбызга, оныкларыбызга телебезнең матурлыгын җырлар, әкиятләр аша күрсәтеп, аның бөеклеген, милләтебезнең нигезе икәнлеген төшендерә алсак иде.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса