Фәния Газизҗанова : "Милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел"
Бала күңеле ак кәгазь дибез, ул яхшысын да, яманын да үзенә сеңдерә.
Әмма безнең максат нәниләребезгә яхшылыкны, изгелекне, матурлыкны бирү. Агымдагы елның республика Президенты карары белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителүе барыбызга да бу өлкәдә зур бурычлар йөкләде. Һәм алар бүгенгесе көндә уңышлы гамәлгә ашырылалар.
Ана теле - халыкның бөек тәрбиячесе, дип юкка гына әйтмиләр. Ул бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә. Шуңа күрә ата-ана элек-электән баланы ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын бала күңеленә сеңдерергә тырышкан. Ана баласына үз телендә дәшә, бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли икән, сабый күңеленә тәүге милли орлыклар шул чагында ук салына.
Балалар бакчасында тәрбияче буларак, мин балаларыбызга милли гореф-гадәтләребезне кечкенәдән өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шул вакытта гына милләтебезнең киләчәге өметле, ныклы булачак. Үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, халкыбызның тарихын хөрмәт итү, үз ана телебезне саклап калу - безнең төп бурычыбыз.
Милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Халык авыз иҗаты белем һәм тәрбия бирүдә зур чыганак булып тора.
Белем бирү эшчәнлеге, режим вакытларында мин балаларны фольклорның төрле жанрлары белән таныштырам. Ел әйләнәсе балалар белән эшчәнлек халык уеннары, табышмаклар, бишек җырлары, биюләр белән үрелеп бара. Халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын да кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар бик яратып уйныйлар.
Нәниләребезне әкият, сынамыш, санамыш, татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштырам. Алар аны бирелеп тыңлыйлар, күңелләренә сеңдереп баралар. Бәйрәм кичәләрендә шул турыда сораулар бирәм һәм алардан тулы, матур җаваплар ишетәм. Бу минем өчен зур куаныч, алар белән бергәлектә ирешкән күркәм уңышым.
Әгәр халык авыз иҗатын, без – тәрбиячеләр, балаларга күпмедер дәрәҗәдә өйрәтә алсак, бу - туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калуда безнең дә өлешебез кергән, дигән сүз булыр иде.
Татарның бөек әдипләре дә ана телен саклаган, үз иҗатлары аша аны буыннан-буынга күчергән. Ә без аларның дәвамчылары булырга тиеш. Туган телебезне онытсак тарихыбыз, мәдәниятебез белән ни булыр?! Шуңа күрә телебезне бозмыйча матур итеп сөйләшик, балаларыбызны да шуңа өйрәтик. Татарстан җирендә яшибез, аның һавасын сулыйбыз икән, без туган телебездә сөйләшергә, аның белән горурланырга тиеш.
Фәния Газизҗанова,
“Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа