Игътибар! Татарстанда күпер җимерелә башлаган: трассаны яптылар
Кичә 25 февральдә, Казан-Оренбург юлының 173 нче чакрымында - Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күперне яптылар. Биредә күпернең яр буе нигез ныгытмасы җимерелә башлаган. Шуның аркасында күпердә ярыклар барлыкка килгән, транспорт белән йөрү куркынычка әйләнгән.