Илнар Мөхәммәтшин ел дәвамында йөкләнгән җаваплы эшләрне башкара
Илнар кечкенәдән әтисе Рашат белән әнисе Гөлсинә янәшәсендә бөтерелеп үсте. Әтисе механизатор, әнисе сыер савучы. Көне буе трактор кабинасында " олы иптәш" булып йөри дә, кичке савымга әнисенә ияреп китә.